Э ы. 1) Әңгәмәдәшенең фикере белән тулысынча килешеп бетмәүне, икеләнүне, ышанмауны, каршы килүне, үзенең ниндидер башка фикере булуын белдерә. Э-э, ашатмас биш тапкыр. Г.Гобәй. Э… шушы көннәрдә бугай. Карчыга 2) Каушаудан, фикер онытылудан кирәкле сүзнең әле тәмамланмавын белдергәндә әйтелә. Фәйзерахман малае ул э… э… алма агачыннан ерак төшми, ди торган иде ич әти мәрхүм. А.Әхмәт. Мин сезнең... чыгып китүегездән… э-э… югалуыгыздан куркам. Х.Ширмән |