Ы-Ы ы. 1. Кирәкле сүзне таба алмый торганда әйтелә. Ы-ы... ни... хуҗам, ул әйтте: – Очлы тау итәгендәге Зәңгәр күл буенда, Ялгыз кыя янында, – диде. Н.Фәттах. – Гафу итегез, ы-ы, беләсезме, теге, ни, ыһым, миңа, ни, Айчибәрнең, теге ни, адресы кирәк иде, – дип, авыз эченнән ботка пешердем. Н.Әхмәдиев 2. хәб. сүз мәгъ. сөйл. к. әйе (1 мәгъ.). – Ә бит ул чакта сыер саткан акчасын барыбер алып кайтмаганые ул! – диде шунда моңарчы гел ы-ы, ы-ы дип, Фатыйх абзыйның сүзен җөпләп утырган Хафиз карт. В.Нуруллин |