ЫШЫКЛЫК и. 1) Ышык урын. Алар, бүтән ләм-мим сөйләшмичә, урман ышыклыгыннан бераз бардылар. Казан утлары. Югыйсә урманда ышыклык күп, корылык ул кадәр борчымаска да тиеш кебек. Ватаным Татарстан 2) күч. Ярдәм, таяныч. Төннәр буена сөйләшеп, киңәшеп туя алмау, кирәк чакта бер-береңә ышыклык бирә алу, арка терәге була белү кала торгандыр. Т.Галиуллин 3) күч. Йогынтылы, зур дәрәҗәле кешеләр тирәсе. Һәрхәлдә, Крупп кебек магнатлар ышыклыгында Гросманнарга да, Паульләргә дә урын әзер. Н.Дәүли |