ЫШЫКЛА’У ф. 1) Җил, яңгыр, салкын кебек тышкы тәэсирләрдән киртәләп, томалап саклау. Бакчасына күпмедер күңел биргән хуҗалар моны яхшы белә, кырау килгән көннәрдә түтәлләрен ышыклап каплый. М.Маликова. Явымда ышыклый, эсседә сусынны баса, күләгәсе, тәмле суы белән хәл кертә торган куышта күрше-күлән, дус-иш күңел бушатып утырырга да мөмкин. Т.Әйди

2) Күләгәләү, кояшның туры нурларыннан саклау. Күзләрен кояштан ышыклар өчен, бер кулын кашлары өстенә куеп, лабаз ягына карана иде. Ш.Камал

3) Үзе белән каплау, күрсәтмәү. Ә өйнең иң түр почмагында, искечә язулы рамнарны ышыклап, таныш читлек эленгән. Г.Гыйльманов. Сал-Сал батыр йөзе Бөкре Карун белән әмир Әбүгали чатырлары корылган калкулыкны ышыклап баскан иде. В.Имамов

4) Ярдәм итү, яклау, саклау. Карелиядәге Киров тимерьюлы өчен барган алышта кызылармияче Камилҗан Адыевка тимерчыбыклы киртәне кисеп чыгарга дигән приказ бирелә, аны Чиләбе һәм Курган өлкәсеннән булган ике яудашы ышыклый. Кызыл таң

Ышыклап кую Тиз генә ышыклау, ышыкланган хәлгә китерү. Малайлар янына җитүгә, Фатыйма кулындагы япма белән бәпкәләрне яңгырдан ышыклап куя. М.Кәбиров

Ышыклап тору Һәрвакыт, гел ышыклау. Утрауда җылы климат хөкем сөргән, төньяктагы таулар салкын җилләрдән ышыклап торганнар. А.Тимергалин

Ышыклый төшү Тагын да бераз ышыклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә