ЫШЫКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. ышыклау. Ике яктан да сөзәк таулар белән ышыкланган авыл кичке талгынлыкка чума. Казан утлары

2) Ышык урынга керү, берәр нәрсәнең артына, астына посып саклану. Алар Зәйнең Сарман ягына чыга торган очында, җилдән ышыкланып, кабык түбәле өйгә сырышып басып калдылар. А.Гыйләҗев. Якын-тирәдә бер ышыкланыр төш тә булмаганга, мин, яшеннәргә уралып, абына-сөртенә, гел алга бардым. Р.Зәйдулла

3) Нәрсәнең дә булса артына посу, яшеренү, качу. Чия куаклары артында, коймага ышыкланып, ике хатын-кыз аның җырын тыңлый. Д.Каюмова

4) күч. Кемнең дә булса яклавына, химаясенә таяну, сыену; дәрәҗәсенә, яклавына ышану. Гафифә апа юкка гына болгатып маташа. Элекке шикелле Солтангәрәйнең аркасына ышыкланыр чакмыни? Г.Бәширов. Алтынбәк, үзенә кияү тиеш Иштәк бәк аркасына ышыкланып, Талкас күле ярында качып яткан иде. В.Имамов

Ышыклана башлау Ышыкланырга керешү. Бүре хәзер авыр йөгерсә дә, куып тотып булмый иде әле, ул агачларга ышыклана башлады, юлын уратып-болгатып эз яздырырга тырышты. З.Мурсиев

Ышыкланып тору Бераз, вакытлыча ышыклану. Фәнисә, бер җирдә дә ышыкланып тормыйча, ашыкмыйча гына өенә таба атлады. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә