ЫШЫК и. 1. 1) Берәр нәрсәнең артында, астында урнашкан, капланган, җил-яңгырдан, башка куркынычлардан сакланырлык урын. Монда [каланчада] хәзер ышык, өстән бик чылатып тормаса, төн кунарга да була иде. А.Тимергалин. Каршы искән юл җиле йөзгә туры бәрелмәсен өчен, әрҗәнең алгы өлешенә брезент ышык куелган. К.Кәримов 2) диал. Күләгә. – Әйдә, әнә теге ялгыз карама янына барып җитәбез дә, шуның ышыгына утырып, бераз ял итәбез! В.Нуруллин 3) күч. Тыныч, аулак, беркем борчымый торган урын. Бу агачлар янына килеп, кыргый хайваннар, киек-җәнлекләр ышык һәм ризык тапкан, кошлар оя корган, бала чыгарган, күкне иңләр өчен, көч җыйган... Г.Гыйльманов 4) күч. Кемнеңдер яклавы, химаясе; ярдәм. Җүкәтауга, Габбас ышыгына, энекәше куышына кереп качкан. В.Имамов. Баласы ата баласы, үзе ир хатыны булып, ире күләгәсендә, аның ышыгында яшәде. Г.Бәйрәмова 2. с. мәгъ. Ышыгы булган, ышык булып хезмәт иткән. Тарла выкны бертында узабыз да, теге якка чыккач, бер ышык почмак табып, палатка куярбыз. А.Хәсәнов. Дөмәй буенда, таллар куенында, Ятлар күзеннән ышык урында... Яшертен генә, яшеренеп кенә, Синме сөйләдең сөю турында?.. К.Булатова ◊ Ышык бирү 1) Һәр яктан ышыклау; 2) Ярдәм итү, яклавына алу. Бәхетсезлек безне бергә җыйды, Ризык, ышык бирде туган ил. Р.Шәрипов. Ышыкка алу к. ышык бирү. Ышык табу Сыеныр урын, яклаучы табу. Парижда ул [Йосыф Акчура] Әбделхәмит II нең эзәрлекләвеннән ышык тапкан яшь төрекләр белән тыгыз элемтәдә тора. М.Хәсәнов. Ышыкта яшәү Тыныч, борчу-мәшәкатьсез яшәү. Бала артыннан бала алып кайтып, иргә чыкканнан бирле бер җирдә дә эшләмичә, Мирхафизы канаты астында, ышыкта яшәгән хатын, дүрт баласы белән ятим калгач, язмышына да, Ходайга да үпкәләде. Р.Хәбибуллина |