ЫШТЫР и. сөйл. 1) Чабата кигәндә аякка һәм балтырга урый торган киндер яки башка шундый тупас тукыма кисәге. Улы аягына ыштыр ураганчы, әтисе урманга җиткән. Мәкаль. [Мөхтинең] Битен коңгырт сакал-мыек баскан, аягында ыштыр белән чабата, өстендә кулдан суккан ашъяулык төсле кызыллы-зәңгәрле шакмаклы күлмәк. Г.Бәширов 2) күч. Чиктән тыш оятсыз кеше. – Япун биргән мәчет акчасына син дүәрис төзеп ятасың бит, үзең[не] кара, ыштыр! В.Имамов ◊ Ыштыр (каплаган, япкан) бит к. ыштыр ( 2 мәгъ.). Әй Нургаян, бу ыштыр бит Зөлфәт киленең өйдә юкта да сезгә кереп йөримени? А.Гыйләҗев |