ЫШТЫ’Н-ПЫШТЫН рәв. сөйл. 1) Ашык-пошык, бөтен таләпләрне дә үтәмичә, теләр-теләмәс кенә, аннан-моннан. Кирәк – арба яса, кирәк – сука яса, җитәр-җитмәс, ыштын-пыштын эшләсәң, арбаңны яки сукаңны көн саен бер җирен төзәтми булмассың. К.Насыйри 2) күч. Көч-хәл белән, ничек кирәк алай. Хәзер ыштын-пыштын гына йодрык белән суксаң [да] таралачак өйалды ишеген ачарга кирәк иде. Н.Гыйматдинова |