ЫШТАНСЫЗЛАНУ ф. күч. гади с. 1) Артык юмартлану, кирәгеннән артык юмартлык күрсәтү. Болай да юмарт күңелле Мөнирҗан, бераз кәгеп тә алса, бөтенләй ыштансызлана. Н.Әхмәдиев. Кризис вакытында ыштансызланырга һич кирәкми, минемчә. Татарстан яшьләре 2) Җитди уйлап эш итмәү, җиңел акыллылык күрсәтү Ыштансызланып йөрү Һәрвакыт, бөтен җирдә ыштансызлык күрсәтү. Алай ярамый, һәркем алдында ачылып, ыштансызланып йөрергә ярамый. Башың Себер китәр, Алла сакласын! А.Расих |