ЫШТАНСЫЗ с. гади с. 1. 1) Ыштаны булмаган. – Әтиең нишли? – дип сорый иде ул, ыштансыз малайны очраткан саен. А.Хәлим 2) күч. Киеме артык ачык, кыска, артык шәрәләнгән. Дискотекаларда ыштансыз кызлар тирәсендә бөтерелеп, тирә-ягындагы тыйнак кызлардан коры калган Зиннурның хыялы да бик табигый. Акчарлак 3) күч. Артык юмарт. – Кем бирде ул акчаларны? – дип сорый Равил. – Гөлсем апа! – ди балалар. – Һәй, Гөлсем шулай ыштансыз инде ул! – ди Равил. Р.Батулла 4) күч. Ярлы, хәерче. Чыбыркысы белән меңәр баш сыер куаласа да, көтүчебез ыштансыз иде. Халыкка бил бөгүче мантымый ул, нужәли син шуны аңламыйсың, кызый?! Н.Гыйматдинова 2. рәв. мәгъ. Ярлы, хәерче хәлдә. Барысына төкереп, ыштансыз яшәргә дә булыр иде, ләкин гаилә бар, балалар бар. З.Хәким ◊ Ыштансыз калу Бөлү, бөлгенлеккә төшү. Монда бер көндә баерга һәм ярты сәгатьтә ыштансыз калырга була. З.Мәхмүди. Ыштансыз (йөргән) чакта Балачакта, кечкенә, сабый чакта. Аңлашуның мондый төре үзара шактый якын кешеләр арасында гына була торгандыр. Мәсәлән, ыштансыз чактан ук бергә әүмәкләшеп, әвәрә килеп үскән авылдаш-яшьтәшләр арасында. З.Хөснияр |