ЫШНА и. иск. Урманны төпләп, яндырып, агач төпләреннән арындырып әзерләнгән чәчүлек җире. Искил атлы ыру бабаларыбыз ошбу эргәгә иңгәннәр дә, йөзәр еллык имән илә карагайларны аударып, ышна арчыганнар. В.Имамов ◊ Ышна ачу Ышна җире әзерләү. Урманнарны төпләп яндырып, ышна ачып иген иккәндә, ботак-сатак, агач төпләре әледән-әле яндырылып торганда, мондый хәлләр [торф кабынып, айлар буе жир астында пыскып яну очраклары] аз булмагандыр. Казан утлары. Ышна җире к. ышна. Урман кисеп ачылган ышна җирләре бик тиз уңдырышсызланган. Б.Хәмидуллин |