ЫШКЫНУ ф. 1) кайт. юн. к. ышку. Сыер ышкынса, читән аудара. Мәкаль. Кыш көне кар белән ышкыну, салкын су белән юыну кешене салкынга күнектерә. Т.Гыйззәт 2) күч. гади с. Берәр максат белән кемнең дә булса тирәсендә буталу, әйләнеп-тулганып йөрү. Биредә ышкынып йөрмәгез, ишеттегезме? Барыгыз, бар, күздән югалыгыз. М.Шабай |