ЫШКЫЛУ ф. 1) Берәр нәрсәгә бәрелеп, кагылып, орынгалап тору, шуып узу. Очы-кырые күренмәгән бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә. Ә.Еники. Якыннан гына трамвай гүләп узды, тимер тәгәрмәчләр, борылышта рельсларга нык ышкылып, сызлангандай чыелдады. М.Маликова

2) күч. сөйл. Кыршылып ялтырау; сизерәп бетү, сүсәреп тору. [Гаделҗан бабай] --- озак гомерләр юуны күрмәгәнлектән каралып кына түгел, карасы ышкылып ялтырап беткән сырган чалбарын --- «сочинкәсенә» кыстырып, --- яңа яуган карны шыгырдатып таптап, түбән очка таба кузгалды. Л.Ибраһим-Вәлиди

3) күч. гади с. к. ышкыну ( 2 мәгъ.). [Песи] Койрыгын өскә тырпайтып, башын күтәреп, хуш килдегез, рәхим итегез дигәндәй, аякларыбызга ышкылып иркәләнә башлады. Г.Мөхәммәтшин. Зәүҗә башым белән йөрмәс идем, тәхет тирәсендә ышкылып. З.Мансуров

Ышкыла башлау Ышкылырга тотыну. Аякларым да кыбырҗый, үзеннән-үзе идәндә ышкыла башлады. Казан утлары

Ышкылып алу Аз гына ышкылу. Тотыш би каегын[ың] --- сумалалы биек кырые белән акбүреләр каегының кызылга буялган борынына ышкылып алды. Н.Фәттах

Ышкылып бетү Тәмам, бик нык ышкылу. Яшьләр белән шулай көлешеп-сөйләшеп торганда, кибеткә, ышкылып беткән кара портфель тотып, күзлекле бер кеше килеп керде. Н.Фәттах

Ышкылып китү Кинәт ышкылу. Шулчакта мәгъриб кешесе кигерткән балдак очраклы рәвештә ышкылып китте. Әкият

Ышкылып тору Әле, хәзерге вакытта ышкылу. Шул зират өстендә Әтрәч карьясенең сыер-сарык көтүе йөргәнен күрдек, бәгъзы хайваннар ташлар арасына ятканнар, бәгъзылары ташка ышкылып торалар. Безнең мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә