ЫШКЫЛА’У ф. 1) Агач материалны ышкы белән шомарту, тигезләү. Верстагы янында көне буе кисеп, юнып, ышкылап әллә никадәр эш эшләгәннән соң, түр башындагы ястыкка кырын ятуы аңа бик килешә иде. Г.Бәширов. Күрәсеңме, бөтен эшләрне эшләде: утынны ярып бетерде, такталарны ышкылап, койманы какты. З.Хәким 2) к. ышку. Надияне алдан авыр кабул итсә дә, ташка таш ышкылап шомарган шикелле, Әнисә аңа күнекте, ияләште, ахыр чиктә алар авызга авыз куеп, гел серләшеп, чөкердәшеп яши торган ахири дуслар булып киттеләр. Т.Галиуллин Ышкылап алу Аз гына яки тиз-тиз ышкылау Ышкылап бетерү Барысын да, ахырга кадәр ышкылау Ышкылап җибәрү Берәз ышкылау. Сүтеп, ышкылап җибәрсәң, яңадан мең елга түзәрлек. Ф.Яруллин Ышкылап кую Алдан ышкылап калдыру. Ә беркөнне, ни күрим, атаң ышкылап куйган үзен, ялт иттереп. Ф.Яхин Ышкылап тору Әле, хәзерге вакытта, күз алдында ышкылау Ышкылап чыгу Башыннан ахырга кадәр, барысын да бер-бер артлы ышкылау Ышкылый башлау Ышкыларга керешү Ышкылый төшү Тагын да ныграк ышкылау |