ЫШКУ ф. Ике әйберне бер-берсе өслегеннән әрле-бирле йөртү яки берсен икенчесе өслегеннән каты басып шудыру. Бәрәңгене дә әрчеп тору юк, чалбар балагына ышкып, көлен генә кагып төшерәсең дә, әйдә аша! А.Гыйләҗев Ышкый башлау Ышкырга тотыну. Лампаны чүпрәк белән ышкый башлауга, җир тетрәп китте һәм аның каршына бик зур гәүдәле бер җен килеп басты. Әкият Ышкый төшү Тагын да ныграк ышку Ышкып алу Тиз һәм аз гына ышку – Үзем барып яхшы иттем әле, – диде Шәйхи абзый салмак кына һәм кул сырты белән яңагын ышкып алды. Ә.Еники Ышкып бетерү Барысын да яки беткәнче ышку. Ышкып бетергәч, каләмен карага манып, анда нәрсәдер язып куя. Әдипләр Ышкып җибәрү Бераз гына ышку. Кайрак та әйбәт иде, ике генә ышкып җибәрәсең... – чалгының йөзе шундук җаныңны кырып алырлык хәлгә килә... Г.Гыйльманов Ышкып карау Сынау максаты белән ышку. Алар бармакларын дегеткә манып алып, дегетне уч төпләренә ышкып карыйлар, сатулашалар, бәһасен килешсәләр, дегет агызырга чиләкләрен китереп куялар. М.Галәү Ышкып кую Кинәт һәм тиз генә ышку. Абзый кеше ямаулы тез башларын ышкып куйды. Ә.Еники Ышкып тору Һәрвакыт, гел ышку; әле, хәзерге вакытта, күз алдында ышку. Аит, бик тырышып, аклы-кызыллы йомшак аяк киемен чүпрәккә ышкып торды. Ә.Гаффар. Сул кулының учыннан ниндидер кайнарлык бәрүе беленгәч, әниләре аңа гарип кулын гел ышкып торырга кушты. Ф.Садриев Ышкып чыгу Башыннан ахырына кадәр яки һәрберсен бер-бер артлы ышку. Чистартылган һәм эшкәртелгән казның тышын һәм эчен әйбәтләп тоз һәм борыч белән уганнан соң, бөтен җирен сарымсак белән ышкып чыгарга кирәк. Казан утлары |