ЫШАНЫЧСЫЗЛЫК и. 1) Кемне дә булса ышанычсыз дип уйлау, кемгәдер ышанмау хәле. Ләкин, ни генә сизенмәсен, хан аңа карата салкынлык, ышанычсызлык төсмере күрсәтмәде, һаман да иң тугры ярдәмчеләреннән санап килде. В.Имамов

2) Ышанычлы булмау, хыянәткә сәләтлелек, тугрылыксызлык. Әмма күз карашында мәкер һәм ышанычсызлык галәмәтләре калганлыгын Корытай Хафиз өченче күзе белән сизенә иде. Ф.Яхин

3) Өметсезлек, пессимизм. Бүген булмаса, иртәгә зур тышкы куркыныч ябырылуын көтеп, сиземләп яшәү, шуннан туган ышанычсызлык, өметсезлекләр халыкның рухын, сәләтен, иҗат көчен юкка чыгара бара. М.Гайнетдин

Ышанычсызлык вотумы махс. Дәүләт хокукында: берәр органның яки аның аерым әгъзаларының эшчәнлеген хупламауны белдергән, тавыш бирү юлы белән кабул ителгән карар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә