ЫШАНЫЧСЫЗ с. 1) Ышанычы булмаган, кемгә дә, нигә дә ышанмаган. Чөнки кешедә нинди дә булса ышаныч яшәргә тиеш, югыйсә ышанычсыз кешеләрнең кыйблалары юк. А.Нәҗми 2) Ышаныч тудырмый торган, таянырга мөмкин булмаган. Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган [кеше] зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган [кеше] зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр. Инҗил 3) Шикле, өметсез, скептик. Кайчагында автор бер ышанычсыз гипотеза өстенә икенчесен кора, һәм аның фикер сөреше --- тагы да тотрыксызрак була бара. А.Тимергалин |