ЫШАНЫЧЛЫ с. 1) Ышаныч тудыра торган, ышанырлык. Хатны ышанычлы кешеләр артыннан гына йөртергә туры килә, югыйсә эзгә басалар. А.Алиш. Бу юха елан шәхси конфликтны ырулар мөнәсәбәтенә күчерә, алар арасына таркаулык кертә, илнең терәге, ышанычлы сакчысы, арка таянычы булган зирәк, туры сүзле гаскәр башлыгы Туңгак алыпны дәүләт эшләреннән читләштерүгә, имгәтеп ташлауга ирешә. Ф.Хатипов

2) Билгеләнгән вазифасына, таләпләргә җавап бирә алырлык, куркыныч янамый торган; нык, бирешми торган. Гастрольләргә киткәндә, капчыкны, идән тактасын каерып, аска яшерә идем. Бу да ышанычлы урын түгел иде. Хәйләкәр караклар бер иснәнсә, диварыңа хәтле сүтә икән. Н.Гыйматдинова. Шәһре Болгарны ышанычлы ныгытмалар белән уратып алалар. Казан утлары

3) Максатка ирешү өчен уңай, дөрес булган. Аныңча, моңа ирешүнең иң ышанычлы юлы – Искәндәр ахунның җиләктәй сылу кызы Гайшәгә өйләнеп җибәрү һәм ахун кияве сыйфатында бай мәхәлләдә имам булып калу. Ф.Хатипов. Татар теленең диалектларын өйрәнүнең камил һәм ышанычлы алымнарыннан берсе – лингвистик география ысулы. Д.Рамазанова

4) Өметле, киләчәге ачык билгеле булган. Болай бары тик киң күңелле, бүгенгесе һәм киләчәге нык, ышанычлы булган кешеләр генә көләләр. Г.Әпсәләмов

5) Нык, тыныч, икеләнүсез. Малай, сихерләнгән шикелле, беркавым юл чатында басып торды, аннары, ниндидер боерыкка буйсынгандай, сулга борылып, ышанычлы адымнар белән юлын дәвам итте. А.Тимергалин. Хәзер беләбез аны дигән ышанычлы кыяфәт белән председатель кесәсеннән шырпы кабы чыгарды да камылны үлчи дә башлады. Р.Миңнуллин

6) Үзенә ышанычы сизелеп торган. – Юк, син кул селтәмә, – диде Рәфис ышанычлы тавыш белән. А.Вергазов. Дарулар белән генә түгел, ышанычлы сүзе, төпле киңәшләре, тәмле теле, яхшы күңеле белән дә дәвалады ул. Шәһри Казан

7) Ышаныч белдереп торган, ышаныч билгеләре күренгән. Авторның [Гаяз Исхакыйның] телгә карата мондый ышанычлы карашы ул чор өчен урынлыдыр. Х.Миңнегулов. [Аның] Йөзенә ышанычлы елмаю йөгерде. Ф.Яхин

8) күч. Исбатланган, абруйлы. Хәзерге вакытта, кулда ышанычлы дәлилләр булмаган хәлдә, галимнәр коллективы, Атлантиданы эзләү өчен, махсус экспедицияләр оештырмаячак, әлбәттә. А.Тимергалин

2. рәв. мәгъ. Ышандырырлык итеп, шик калдырмыйча. Аның дәлилләре бик ышанычлы яңгырый. А.Әхмәдуллин

3. ышанычлысы и. мәгъ., тарт. форм. Кемнең дә булса исеменнән эш итәргә хокукы булган, шуның өчен рәсми билгеләнгән кеше. Григорий Украинаның халык артисты, язучылар ширкәте әгъзасы, Украина Президентының шәхси ышанычлысы булуы турындагы таныклыкларын кулыннан ычкындырмыйча гына күрсәтте. А.Хәлим

Ышанычлы вәкил к. ышанычлысы. Мәгълүматлар базасына керергә рөхсәт алу өчен, үзең белән паспортыңны алып килергә кирәк; ышанычлы вәкил ярдәмендә эш иткәндә, ышаныч язуы булу мәҗбүри. Биектау хәбәрләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә