ЫШАНЫЧ и. 1) Нинди дә булса идеягә, фактка, берәр кешегә яки нәрсәнең дә булса сыйфатына ышану хәле. Язучы әсәренең идеяләре киләчәккә никадәр ныграк бәйләнгән булса, ул әсәрнең вакыт узу белән искермәячәгенә шуның кадәр ышаныч бар. М.Мәһдиев. Бу кара күзләр аңа ышаналар, ул – бар нәрсәгә сәләтле гаярь егет, бары тик кара кашлар астындагы әнә шул кара күзләрдә аңа булган ышаныч кына сүнә күрмәсен! З.Хөснияр 2) Теләгән, уйлаган нәрсәнең тормышка ашуына исәп тоту, шикләнмәү хәле; өмет. Бездә ышаныч бар, бездә яшьлек бар, без аларны табарга тиеш. Без тугры юлны табарга тиеш. Г.Исхакый. Аның --- бераз артка чөелгән йөзендә киләчәккә ышаныч, өмет һәм ихтыяр көче сизелеп тора иде. А.Хәлим 3) Кемнең дә булса эчкерсезлегенә, намуслылыгына, сәләтенә шикләнмәү, шуңа нигезләнгән мөнәсәбәт. Безне шаулап торган яшьлегебез, тормышны ярату, бер-беребезгә ышаныч берләштерде бугай. А.Нәҗми . Бу инде ике арада килешү, ышаныч барлыкка килгәнлеген белдергән билге иде. В.Имамов ◊ Ышаныч вотумы махс. Хөкүмәт яки министр эшчәнлегенә хуплау белдерә торган парламент карары. Узган атнада Греция[дә] --- Г. Папандреу хөкүмәте парламентта ышаныч вотумы алуга иреште. Мәдәни җомга. Ышаныч грамотасы Дипломатик вәкилләргә бирелә торган рәсми таныклык. Ышаныч баглау Өмет итү, ышанып көтү. Исеме танылып кына килгән яшь язучыга өлкәнрәк буын әдипләр зур ышаныч баглыйлар. Н.Гамбәр. Ышанычка алу Ышанычтан чыккан кешене үз җаваплылыгына алу; русчасы: взять на поруки. Шуннан бервакыт хәбәр итәләр: атаң зур сәяси эш белән чекага эләкте, җинаяте өлкән, әгәр ышанычка алсаң, язмышы җиңеләюе мөмкин, диләр. Г.Ибраһимов. Ышаныч казану Үзенә ышандыру, ышанычлы булуын исбатлау. Үзара ышаныч казангач, әкренләп иске китапларны алардан алып торгаларга һәм ят кешегә бик күрсәтми генә укырга мөмкинлек туды. А.Тимергалин. Ышанычка керү 1) к. ышаныч казану. Кешене куркытып тыеп булмый икән, башка төрле юл белән, ышанычка кереп коралсызландырырга кирәк... Ф.Бәйрәмова; 2) Хәйлә, алдау юлы белән кемнең дә булса ышануына, уңай мөнәсәбәтенә ирешеп, астыртын эш йөртү. Син аның «тәүбә иттем» дигән сүзенә карап алданма, аннан иман көтмә, ышанычка керер өчен генә тырыша ул. Н.Исәнбәт. Ышанычтан чыгу Үзенә булган уңай мөнәсәбәтне акламау, ышанычсызга әйләнү. Аннан соң да төрле хәлләр булды, бохаралылар да ышанычтан чыга башлады. Казан утлары |