ЫШАНУЧАН с. 1. 1) Табигате, холкы белән җиңел, тиз ышана торган, эчкерсез; самими, беркатлы. [Ике көчекнең] Берсе тешләк, усал һәм үчле булса, икенчесе самими, ышанучан һәм күңелчән иде. Г.Гыйльманов. Кичерегез, беркатлы кеше дип безнең якларда тиз ышанучан самимиләргә әйтәләр. К.Кәримов

2) Ышануын күрсәтеп торган, ышаныч белдергән. Мин аны [сабыйны] ныгытып күкрәгемә кыстым, аның --- ышанучан саф күзләренә тутырып карадым. Н.Фәттах

3) Ышануга нигезләнгән, ачыктан-ачык. Аның белән ышанучан мөнәсәбәт булдырыгыз, үз эченә бикләнүенә юл куймагыз, аңа хәлегездән килмәгәнне вәгъдә итмәгез – бу сезгә ышанычны какшатырга мөмкин. Р.Мәтҗанова

2. рәв. мәгъ. Ышаныч белдереп, ышаныч белән. Хатыны түгәрәк йөзле, күзләре ышанучан карый, елмайганда бигрәк тә ягымлы. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә