ЫШАНУЛЫ с. 1) Икеләнүсез, тәвәккәл, кыю. Бурбонның кыяфәте тыныч, кодрәтле, үз-үзенә ышанулы иде. Казан утлары 2) Ышанган, ышаныч белдерә торган. Ул, яп-якты зәңгәр күзләрен зур итеп ачып, сабыйларга гына хас үтә ышанулы тавыш белән сузып кына сорау бирергә дә өлгерде. Ф.Сафин. [Аның] Йөзендә – холкына хас үз-үзенә ышанулы йомшак елмаю. А.Хәсәнов |