ЫШАНУ I ф. 1) Хакыйкать дип кабул итү, чынлыгына, дөреслегенә инану, шикләнмәү. Дин һәм фән һич тә бер-берсенә каршы торучы системалар түгел, табигать белгече булган хәлдә дә, табигатьтән өстен көчләргә ышанырга мөмкин икән. А.Тимергалин 2) Эш яки хәлнең булачагына өметләнү, өмет баглау, уңышлы башкарылуына ышаныч белән карау; инану, исәп тоту. Беренче көннәр бик авыр булса да, без мәкерле дошманны җиңәчәгебезгә, эшебезнең хак икәнлегенә, урамыбызда бәйрәм булачагына тирәнтен ышандык, – дигән иде. Ш.Мостафин 3) Кемгә дә булса ышаныч баглау; ышанычлы санау, өметне акларлык дип уйлау. Байбичә бу картны яратмый һәм аңа ышанмый иде. Г.Ибраһимов. Тик мин сиңа ышанам, Саҗидә, сынатмассың дип уйлыйм. Г.Галиева Ышана бару Торган саен күбрәк ышану. Бар язган әйберләрен барлап чыксаң, аның бөек шагыйрь икәнлегенә торган саен ышана барасың... Р.Миңнуллин Ышана башлау Ышану билгеләре барлыкка килү. Канәфер агачы әкрен-әкрен әлеге сүзләргә ышана башлый. Г.Рәхим Ышана бирү Һаман да ышануын дәвам итү. Менә шушы фактларга да карамастан, күбәүләр «Беркетмәләр»нең чынлыгына ышана бирәләр. А.Тимергалин Ышана төшү Тагын да ныграк ышану. Киңәшеп, сөйләшеп алгач, үз-үзеңә ныграк ышана төшәсең. М.Вәлиев Ышанып бетү Тәмам, тулысынча ышану. Маратка ышанып бетәргә ярамый. А.Гыймадиев. Ул шундый җаваплы эшне энесенең башкарып чыгуына ышанып бетми иде. А.Вергазов Ышанып җитү Ахырга кадәр ышану. Нәркизә дустына ышанып җитми, ләкин Фатихны сынап карыйсы килә. Ф.Яруллин Ышанып кую Кинәт ышану. Мактама, йә ышанып куярмын. Ф.Яруллин. Аның фантазиясе кайчандыр Җиргә килгән марсианнар, ерак йолдызлардан килгән могҗизалы затлар турында әкиятләр, ышанмас җиреңнән ышанып куярдай легендалар уйлап чыгара. А.Хәсәнов Ышанып тору Һәрвакыт, гел ышану. Гүя ул сабыр гына нидер көтә, нәрсәгәдер ышанып тора. Ә.Еники |