ЫША’НМАУЧЫЛЫК и. 1) Ышанмау хәле, ышанычы булмау, шикләнеп карау гадәте; шикләнүчәнлек. Булат аңа [Сәфәр бабайга] текәлеп карады, таный алмады: «Юри киенгән берәр шпик түгелме бу карт убыр?» – дип, гадәттәге ышанмаучылык чаткысы аның миеннән йөгерде. Г.Ибраһимов 2) Өметсез караш, нәрсәнең дә булса мөмкинлегенә яки чынлыгына ышанмау хәле; скептиклык. Ә синдә кешеләргә ышанмау ни сәбәпле шушы кадәр көчле? Каян килде мондый ышанмаучылык? З.Хәким |