ЫШАНМАСЛЫК с. 1. Ышанып булмый торган, ышанырга мөмкин булмаган. Кеше ышанмаслык нәрсә инде бу. А.Хәлим 2. и. мәгъ. 1) Ышанмау халәте. Минем аңа ышанмаслыгым юк, тик күзгә күренеп үзгәргәч, ни дип тә аңлата алмыйм. Саба таңнары 2) Ышанырга мөмкин булмаган хәбәр яки сүз. Гомумән, солдатның моның ише искә төшереп сөйләр әкәмәт нәрсәләре күп була. Ышанырлыгы да, ышанмаслыгы да... Ә.Еники |