ЫШАНДЫРУ ф. 1) Нәрсәнең дә булса дөреслегенә, раслыгына инандыру. Моны, билгеле бер дәрәҗәдә бәхеткә каршы, Акчәч үзе дә, язучы да бик яхшы аңлый һәм укучыны да һичшиксез ышандыра. Ф.Урманче. Алай дисәң, Ак бабайның сүзе дә ышандыра кебек – һава дымлы, бөркү, чык та мул төшә. Г.Гыйльманов 2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса ышаныч тудыру, ышаныч уяту. Димнә күңелендә фикер итте: бу сүз Шәтрәбәгә җитсә, шунда ук килеп, үзенең арулыгын исбат итәр һәм урынлы сүзләр белән хыянәтсезлегенә Арысланны ышандырыр. Ибн әл-Мөкаффаг 3) Вәгъдә итү, сүз бирү; өметләндерү. «Боерыңыз», – дип, теләгебезне үтәргә ышандырып, безне мөсафирханәсенә китерде. К.Насыйри. Ә сатучы абзый кайчан да булса минем сепаратка мотор табып бирәм дип ышандыра... А.Гыйльми Ышандыра башлау Ышандырырга керешү. Идел – Чулман – Агыйдел буйларындагы халыкның Карабәк кавеменнән яралганлыгына ышандыра башлый. Казан утлары Ышандыра төшү Тагын да ныграк ышандыру. Күпчелек атамаларның антропонимнар яки кеше исемнәреннән килеп чыкканлыгын искә алсак, бу атаманың Алыпбай исеменнән чыкканлыгы ышандыра төшә. И.Хуҗин Ышандырып бетерү Тәмам ышандыру. Бу сүзләр, билгеле, егетне ышандырып бетермәде. З.Хөснияр Ышандырып җитү Ахырга кадәр ышандыру. Мостафинны аның сүзләре ышандырып җитмәде бугай, ул, тиз генә өстәл яныннан торып, кәгазьләрен тартмага бикләде, шинелен киде, каешын бәйләде һәм ишеккә атлады. Х.Камалов Ышандырып карау Ышандырырга омтылу. Ә сезне, бар, ышандырып кара. Г.Гайнуллина Ышандырып кую Алдан ук ышандыру. Ниһаять, комиссия көне билгеләнә, Сабитов: «Синең әсәрләрең мотлак үтәчәк, шундый шәп хикәяләрең бар бит», – дип, Заһитны алдан ышандырып куя. З.Мурсиев Ышандырып тору Һәрвакыт, гел ышандыру. Аның салмак табигате, ашыкмыйча, сүз кадерен белгән бай, образлы сөйләме холкына ятышып, табигатьтә гармония, илаһи иплелек барлыкка ышандырып тора. Т.Галиуллин |