ЫЧКЫНУ ф. 1) Эләктереп куелган, ялганган, бәйләнгән, ябыштырылган, урнашкан урыныннан аерылып чыгып китү. Дары шартлаудан үгездәй олы таш, урыныннан ычкынып, аска тәгәрәгән. В.Имамов. Пәрдәләр, каптыргычларыннан ычкынып, идәнгә асылынып төшкән. З.Мәхмүди 2) Кемнеңдер кулыннан, тотылган, эләккән, бәйләнгән җирдән котылу, аралану, китеп бару. Шул мәлне Рәния, аннан [Минәттән] ычкынып, тыкрык буйлап урамга йөгерде. А.Вергазов. Әнә бит [балыгың] кармагыңнан ычкынып качты. А.Әхмәтгалиева 3) Бәйләмнең күзе төшеп калып яки өзелеп сүтелә башлау. Әгәр син ташласаң, күзе ычкынган оекбаш шикелле, гаиләгез белән таралып китәсез бит. В.Имамов 4) Су буылган урын ерылу. Акчишмә үргәсе ычкынган, Сәрмән буасы ычкынган, авыл өстенә ике яклап куркыныч килә. К.Тинчурин 5) күч. сөйл. Китү, кая булса да юнәлү. Әхәт, хуҗасы кире уйлаганчы дип, ашыга-ашыга, гаражга ычкына. Р.Миңнуллин. Вәли Донбасска ычкына, шахтёрга әйләнә. Р.Зарипов 6) Кая да булса тиз генә качу, ашыгыч качып китү. Шул чагында малай башын калкытып карады һәм, өметсезләнеп, тешләрен кысты: ычкынып кая бара аласың? А.Гыйләҗев. Иншалла, бу юлы да ычкынып өлгердек, ахрысы, ә алдагын белеп булмый, диеп уйланды. В.Ильясов 7) Кемнән дә булса кинәт читләшү, аралашмый башлау. Акчаның беткәнен сизгәч, Хәсәншаның иң якын күргән дуслары да берәм-берәм ычкындылар. Ш.Мөхәммәдев 8) күч. Берәр төрле авыр, кыен хәлдән чыгу, нәрсәнеңдер тәэсиреннән, йогынтысыннан котылу. Ул бит сугышның эченнән, Газраилнең үлем чалгысы астыннан, үлем авызыннан ычкынып кайткан. Г.Бәширов. Хәлим яхшы белә: аның гадәти әпә генә булмавын да, теләсә кайсы вакытта, урман сихереннән ычкынып, кешеләр арасына кайтырга теләячәген дә белә иде. Г.Гыйльманов 9) күч. Тиешенчә файдалана, тота белмәү аркасында юкка чыгу, таркалу, әрәм-шәрәм булу, бетү. Гөрләп барган сәүдә эше, чыңлап тиенгә-тиен кушылып торган саф табыш чыганаклары, Мирзахан бай түшәккә менү белән, күзгә күренеп ычкынып таркала башлый... М.Хәсәнов 10) күч. Югалу, юкка чыгу, китеп бетү . Кулыннан дәүләт ычкына, шуңа котыра ул. В.Имамов 11) күч. Ирексездән яки уйлап бетермичә ни дә булса әйтелү, ялгыш сөйләнү, эшләнү. Хата арты хата ычкына. М.Шабаев. Ә минем ул сүз ычкынып өлгергән иде. Р.Кәрами 12) күч. Эш урыныннан чыгарылу, куылу, төшерелү. Кибет янганнан соң директорлыктан ычкынсам да, мөнәсәбәтләр үзгәрмәде. Казан утлары 13) күч. Тыелып торудан туктап, үзенә ирек кую, башбаштаклану, тәртипсезләнү. Ычкыныр чаклары җиткәндә, алар әнә шулай һәркемгә бәйләнәләр. Казан утлары 14) күч. гади с. Үлү, һәлак булу. Мин теге ни... и-һи-и, ычкына бу мескен дип тора идем. Үзәгең нык икән, малай. Г.Әпсәләмов. Әнә дөньяда иң бай саналган корольләр ычкына гүргә. Ф.Баттал 15) күч. сөйл. Акылы җиңеләю, юләрләнү; тәртипсезләнү, үзен башкалардан үзгә тоту. Мин андый очракларда ычкынып, бик нык әшәкеләнеп тә алгаладым һәм бүгенгәчә үземне андый тәртипсезлегем өчен уңайсыз хис итәм. Р.Гаязетдин 16) ычкын боерык ф. форм . «Тизрәк кит», «моннан югал» мәгънәсендә. – Бар, энекәш, ычкын исән чакта! – диде Сафиулла агай, коты алынып. В.Нуруллин Ычкына башлау Ычкынырга тотыну. Юкса кирәксез, күңелгә ятышсыз сүзләр күп ычкына башлады. Ф.Дәүләтбаев Ычкына язу Чак кына ычкынмау, әздән генә ычкынмый калу. Бөтенләй ычкына яздым. Аракы шаукымыннан да хәтәррәк булып чыкты бу сихер дигәннәре... Г.Гыйльманов Ычкынып алу Азга, кыска вакытка гына ычкыну. Елына өч-дүрт мәртәбә ычкынып ала инде шулай. Д.Булатова Ычкынып бару Ычкына башлау. Көндәшемнең әллә ычкынып бара инде бу хатын дип уйлавыннан шикләнеп, тәмам пошаманга төштем бит. Г.Галиева Ычкынып бетү Тәмам, тулысынча, барысы да ычкыну. Мирвәли бөтенләй ычкынып бетә алмады, аны кабат эләктереп алдылар, җиргә ектылар. Г.Гыйльманов. Тегенең --- ычкынып беткән төймә-каптырмаларын эләктерергә азапланган арада, үземнең дә бармак очларым тоймас хәлгә килгән иде инде... М.Садыйков Ычкынып калу Мөмкинлек барында яки ни дә булса килеп чыкмас борын ычкынырга өлгерү. Яхшы чакта ычкынып калыйк. А.Гыйләҗев Ычкынып китү Кинәт ычкыну. Ә, аңа китап җене кагылган, ара-тирә шулай ычкынып киткәли ул. Г.Бәширов. Егылган егетнең --- бүреге, башыннан ычкынып китеп, әллә кая атылып барып төште. М.Гали Ычкынып тору Әлегә, вакытлыча ычкыну. Иң шәбе сиңа утраудан ычкынып торырга иде. А.Гыйләҗев |