ЫЧКЫНДЫРУ ф. 1) Эләгеп торган, бәйләнгән, кысып тоткан, беркетелгән җирдән бушату, җибәрү. Капитан ым кагуга, башкалар көймәгә ташландылар, ә дигәнче богау йозагын ычкындырып, көймәне ярдан этеп җибәрделәр. А.Тимергалин. Азат, куркып булса да, кысланы кармактан ычкындырып, яр буена куя. А.Гадел 2) Кулны тоткан, тотынган әйбердән, кешедән алу, җибәрү. Хәзер Садрига ыргакны ычкындырып, ярга ябышып калырга кирәк иде. А.Вергазов. – Котны алдың! – диде тегесе, Гүзәлнең кулларын җайлап кына беләгеннән ычкындырып. А.Гыймадиев 3) Кулдагы әйберне ялгыш яки ирексездән бушатып төшереп җибәрү, тотып тора алмау. Карасак, малаебызның йөзе агарган, ике кулын тыгып, су читен бутап ята: ай, бичаракай, балыгын ычкындырган... Г.Ибраһимов. Кулындагы кылычын кисәк ычкындырып, Туйкә дә атлар арасына егылып төште. В.Имамов 4) күч. Кемне дә булса качыру, качарга ирек кую, мөмкинлек бирү. Ә бандитлар, атларын кирегә борып алып, качып китәргә маташалар иде инде. «Тере килеш ычкындырмаска кирәк!» – дигән уй йөгереп үтте Миңнулланың башыннан. В.Нуруллин 5) Тукталып тору, өзелү. Тулгагы ычкындырганда, дерелдәгән хәлсез куллары белән ишеккә сукты. Г.Исхакова 6) күч. сөйл. Булган мөмкинлектән файдаланмау, шул сәбәпле нәрсәдәндер мәхрүм калу, югалту. Мондый бәхет адәм баласына гомердә бер генә килә. Шуны кулдан ычкындырсаң, тү-тү, гомерең буе үкенәчәксең. А.Хәсәнов. Мондый форсатны кулдан ычкындырсам, үз-үземне гафу итәсем юк! В.Имамов 7) күч. сөйл. Уйламыйча берәр нәрсә турында сөйләү, кирәкмәгән сүз әйтеп ташлау. Аннан соң, теге көнне ишегалдында булган хәл турында ычкындырмасмы Хәдис?.. А.Вергазов. Артыгын ычкындырганымны чамалап, телемне тешләдем. А.Әхмәтгалиева 8) күч. сөйл. Бирү, тарату; тоту, сарыф итү. Германиягә бик күп ашлык, мамык кертә, үткәрә алса, бакыр да ычкындыра. Г.Исхакый. Әптерәшитнең аның акчасы Әнвәрнекенә караганда да күбрәк. Ул бик мулдан ычкындыра. Әнвәр шикелле саран бака түгел. Г.Камал 9) күч. гади с. Эштән чыгару, куу, төшерү. Урыныннан ычкындыру 10) күч. сөйл. Башбаштакланырга, тәртипсезләнергә юл кую, мөмкинлек бирү. Контроль йөгәнен ычкындыру һәм тиешле чара күрелмәү дигәне, илдәге чиге беркайчан да булмастай тоелган инфляцияне сылтау итеп, аптекаларның бәяләрне күз ачып йомган арада да 2 – 3 мәртәбә арттырып, халыкны кычкыртып талавына юл куйды. Туган як 11) күч. гади с. Үтерү, һәлак итү Ычкындыра башлау Ычкындырырга тотыну. Гаделҗан, калтырана-калтырана, күлмәк төймәләрен ычкындыра башлады. Аманулла Ычкындыра язу Чак кына ычкындырмый калу. Ә син, юләр, кичә киреләнеп, Алла үзе кулыңа китереп тоттырган форсатны ычкындыра яздың. В.Нуруллин Ычкындырып ату к. ычкындырып ташлау. Иң өстенә сала торган куркынычсызлык каешын да ычкындырып аттым. А.Хәмзин Ычкындырып җибәрү Тиз генә ычкындыру. Малай бик батырланып кына бүреген салды, бишмәтенең төймәләрен ычкындырып җибәрде. А.Алиш Ычкындырып кую Ычкындырган хәлдә калдыру. Шаһи-Морат сыңар кулы белән ике-өч мәртәбә тезенә сугып алды, умырып төшерердәй кискен хәрәкәтләр белән гимнастёркасының өске ике сәдәбен ычкындырып куйды. В.Имамов Ычкындырып ташлау Һичбер уйламыйча ычкындыру. Габдулла үзенең гаять беркатлы сорау ычкындырып ташлавын сизеп алды. Ә.Фәйзи. Кыз үзе әйтте, үзе кызарынды, кинәтрәк сүз ычкындырып ташлавына уңайсызланды. А.Гыйләҗев Ычкындырып тору Әлегә, вакытлыча ычкындыру; гел ычкындыру. Яралы җилкәсе бер әрнеп сызлады, бер җибәреп, ычкындырып торды. Ф.Бәйрәмова |