ЫҺ ы. 1) к. ых. Сиринәнең: «Нигә алар сине озата килмәделәр?» – дип сорыйсы килгән иде дә, авыру әбинең «ыһ-ыһ» дип, чак тын алып ятканын күреп, тыелып калды. Сөембикә 2) Үкенү, шелтәләү, гарьләнү һ.б.ш. тойгыларны белдерә; эх. Данутаның галәмгә сыймас олы кайгысы янында Мансурның хәсрәте кечерәеп, әһәмиятсез булып калды, ул ирексездән торып утырырга, нидер эшләргә уйлады, тешен кысып, ыһ! дип куйды. Казан утлары ◊ Ыһ дигән Бернинди дә. Осталыгы, музыкасының тәэсирлеге берлән халыклар шулкадәр оедылар, залда бер кеше юк кебек, ыһ дигән тавыш ишетелми иде. Г.Исхакый |