ЫХЫЛДА’У ф. 1) Авыр итеп еш-еш сулау. Әхәт бу юлы да --- башкаларның ыхылдап авыр такта бәйләмнәрен күтәреп ташыганнарын карап утырырга җыенган иде. К.Булатова

2) Сулкылдау, үксү. Анысы узгач, тагын бер дулый-дулый, ыхылдап-ыхылдап, тирә-юньдәге гаепсез чәчәкләрне умыра-умыра, ямьсез итеп еладым. Казан утлары

3) Ыңгырашу. Хатын: – Миңа сөлек ярамады-ы, – дип ыхылдаган иде, белекче күкләр күкрәтте: – Синдә чирле кан иде, бәндә баласы! Алар үзләре агу суырды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә