Ы’Х ИТҮ ф. к. ыхылдау. Башта аның тыны капланды, ул сулыш алалмыйча ыһ-ых итеп торды, сулышы рәтләнгәч, тирән тын алып, суга чумды. Р.Батулла ◊ Ых иткән Бернинди дә . Ә бала йоклый иде, аның ых иткән тавышы да ишетелмәде. Р.Габделхакова. Ых та итми к. ыһ та итми. Беләсезме, туганкаем, алдымда япь-яшь кыз, фельдшерлыкка укырга килгән, мин аңа табибларга бирелә торган сораулар бирәм, ә ул, ых та итми, шундук җавап кайтара. З.Мурсиев |