ЫХ ы. 1) Авыр сулыш алуны белдерә. Галинур ярсудан буылгандай кыланып сүз башлады: – Мин... ых... сеңлемне күрергә килгән идем... Ф.Садриев 2) Көлгән тавышны белдерә. Рөстәм дә, тамак төбеннән ых-ых дигән авазлар чыгарып, тыела алмыйча көлә. Көмеш кыңгырау 3) Йөткергән тавышны белдерә. Ул, кесәсеннән кулъяулыгы алып, маңгаен, битен сөрткәләп, тагы ых-ых йөткергәләп куя. Казан утлары 4) Ыңгырашкан тавышны белдерә. Ы-ых... Атасының ыңгырашуын ишетеп, Дамир йөгереп керде. И.Сираҗи ◊ Ых дигәнче (дип әйткәнче) Бик кыска вакыт арасында, бик тиз генә. Әмма Шакирҗан бер тында, ых дип әйткәнче, юан каен бүрәнәне кып итеп кенә кисеп ташламакчы. С.Поварисов. Төнге кунаклар аны ых дигәнче бәйләп ыргыттылар. З.Мәхмүди |