ЫТЫРГА’У ф. диал. 1) Җирәнү, чиркану. Менә шуннан соң хәләл язуы сугылган ит әйберләрен дә ытыргап кына сатып алам. Безнең гәҗит 2) Жәлләү, кызгану; әрнү, борчылу. Ытыргаган баланың бәхете булмас. Мәкаль Ытыргап кую Кинәт, кыска вакыт арасында ытыргау. Әхмәтсафаның күңеле ытыргап куйды, әйтерсең яланаягы белән салкын бакага китереп басты. И.Гази |