ЫСЫЛДАШУ ф. 1) урт. юн. к. ысылдау. Аларның янәшәсендә генә, муеннарын сузып, ике ата каз ысылдаша. Р.Вәлиев

2) күч. Иреннәрен кысып, теш арасыннан гына усал итеп сөйләү . Юк, кычкырышып түгел, татарлар, гомумән, кеше алдында кычкырышмый бугай, ысылдашып кына талашалар болар. Шәһри Казан

Ысылдашып алу Кыска гына ысылдашу. Бикәләр бәпкәләренә куркыныч янаган ана каз шикелле ысылдашып алдылар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә