ЫСЫЛДА’У ф. 1) Ысс иткән тавыш чыгару (каз, елан тур.). Бүрекле ата каз егетләрчә гаярь басып, Мифтахетдингә каршы ук китә һәм озын, юан чыбыркы муенын сузып яман ысылдый. А.Гыйләҗев. Каракош җирдә ята, әмма исән, бер канаты белән җилпенә, яман итеп ысылдый. М.Хәбибуллин

2) Тынычланырга, ярамаган эштән тыелырга яки шым булырга кушып, нәрсәгә дә булса ишарәләп, ысс дигән тавыш бирү. Әгәр аланда ярамаган эш кылучы булса, алар миңа ысылдап сигнал җибәрәләр. Көмеш кыңгырау

3) Башкорт биюен биегәндә, ритмга туры китереп, ыс-ыс дигән тавыш чыгару. Биегән чагында ысс-сс, ысс-сс, дип ысылдавы миңа бигрәк тә ошый һәм Зәлифә әби миңа кара-сары-яшел төстәге бик тә матур, әкияти елан булып тоела. Казан утлары

4) күч. сөйл. Иреннәрне кысып, теш арасыннан гына усал итеп сөйләү, нәрсә дә булса әйтү. Башын күтәреп, Мәхмәткә карап тора, теш арасыннан ысылдый: – Ә менә син дошман! З.Хәким. Ул арада юлбасарларның берсе пычагын Акмулланың бугазына ныграк тери төшә: – Кайда синең байлыгың, сәсән?! – дип ысылдый ди. Р.Батулла

5) күч. сөйл. Сөйләшкәндә, чыжылдаулы авазларны сызгырулы авазларга алыштырып сөйләү (мәс., Дөбьяз сөйләшендә: пычак – пысак, әчкеч – әскес)

Ысылдап алу к. ысылдап кую. Тау иясе, исәнләшкән сыман башын калкытып, җиңелчә ысылдап алды һәм киң ботаклы юан имәнгә уралды да көтә башлады. Н.Фәттах

Ысылдап җибәрү Кинәт ысылдарга тотыну. Менә ул [Мәнти карчык] сикереп-сикереп бии, ысылдап җибәрә. Р.Сәгъди

Ысылдап йөрү Һаман, һәрвакыт, озак вакыт ысылдау. Ислам гына һаман, тешләк бабай сыман, гел ысылдап йөрде. В.Имамов

Ысылдап кую Кинәт, кыска гына ысылдаган тавыш чыгару. Шул вакыт теге карчык ике кулын да алга – Хәлимгә таба сузып җибәрде, үзе йөзен чытып, күзләрен кысып, ысылдап куйды. Г.Гыйльманов

Ысылдап тору Һәрвакыт, гел ысылдау. Гөнҗәлә бүрекле, эре гәүдәле күгәрчен гел кукраеп, йоннарын кабартып, ысылдап тора. Казан утлары

Ысылдый башлау Ысылдарга тотыну. Ул [әнкә каз] Алихан якынлашуга ысылдый башлый. З.Хөснияр

Ысылдый бирү Ысылдавын һаман дәвам итү. Әйдә, ысылдый бирсен лә! Барыбер курыкмыйлар ич аннан. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә