ЫСУЛ и. гар. 1) Алым, юл; метод. Үз ачышларыңны син шул ансат ысул нигезендә, әмма барыбер күп тырышлыклар куеп ясарсың, балам. А.Тимергалин. Румия, бу әйберләр бары да агалтыннан ясалган, махсус ысул белән. В.Ильясов 2) Эшне башкару тәртибе, җае, әмәле. Һәр эштә осталык, ысул, аз көч куеп, олы нәтиҗәгә ирешергә омтылу бар – бу да хәйлә! М.Мирза 3) иск. к. стиль I (1 мәгъ.). Чит мохиттә, җирле культура тәэсирендә, ысул үзгәрә. Ренессанс чорының мәшһүр архитекторы Франческо Лапареллиның Валлеттадагы сарайларында гарәпләр кулы сизелә. М.Юныс 4) Үрнәк, зәвык; мода. Аның әнисе, илленең аргы ягына атласа да, киемнәрен яшьләрчә ысул белән генә кия. В.Имамов ◊ Ысул дәфтәре иск. Бухгалтерия. Үзенең ысул дәфтәре белүе берлән, бухгалтер дип, бер галантерейный магазинга конторга керә алды. Г.Исхакый. Ысулы җәдит иск. Грамотага өйрәтүдә аваз методы, XX йөз башында яңача укыту-тәрбия методы. Карагруһ кадимчеләрнең күпчелеге Бубиларны укытуда яңа метод – ысулы җәдит кертүдә гаепли. М.Мәһдиев. Ысулы җәдитче иск. 1) Ысулы җәдит тарафдары; 2) Җәдитчелек тарафдары. Ысулы җәдитчеләр тагын әле мәдрәсәләргә төрле дөньяви фәннәр керткәннәр. М.Мәһдиев. Ысулы кадим иск. Грамотага өйрәтүдә иҗек методы, искечә укыту-тәрбия методы. «Рисаләи Газизә», – дип яза авторлар [Г.Рәхим, Г.Газиз], – безнең татарның бик яратыб укый торган китабларындан берсе; ысулы кадим мәктәпләрендә дәреслек итеб тә кулланылган. Х.Миңнегулов. Ысулы кадимче иск. 1) Ысулы кадим тарафдары; 2) Кадимчелек тарафдары. Хөласан мин [Әхмәтфәез] сезгә шуны әйтергә тиешлемен ки, минем мәсләкдәшләрем – ысулы кадимчеләр – Коръән, шәригать, патша вә хөкүмәт ягында торалар. М.Мәһдиев |