ЫСС иярт. 1. 1) Җил тавышын белдерә. Чү, ысс, җилме, Кем ышкына, мышнап ишеккә. Х.Туфан 2) Каз, еланның һөҗүм иткәндә яки куркыныч янаган вакытта кисәтеп чыгарган ысылдау тавышын белдерә 2. ы. мәгъ. 1) Башкорт биюен башкарганда, ритмга туры китереп әйтелә. Шуннан соң, киемнәрен алыштырмыйча гына, егете бөеренә таянып, кызы иңбашын уйнаткалап һәм бармак шартлаткалап, икесе дә ысс-ыс дигән сәер бер тавыш чыгарып, башкортча биеп күрсәттеләр. Ә.Еники 2) к. ыз-ыз 3) Тынычлануны, тавышланмауны сораганда әйтелә ◊ Ысс булу Үзсүзләнеп үзенчә эшләп хур булу, үзен аклап сүз әйтерлеге калмау |