ЫСПАЙЛЫК и. Ыспай булу сыйфаты; көязлек, купшылык. Ә ыспайлык ягына килгәндә, безнең Ану дөньядагы барлык атларның да иң матуры, су сөлеге күк нечкәсе, терекөмештәй җитезе һәм бик тә акыллысы. Г.Госман. Гаҗәп, ул аның --- каеш белән биленнән буган күлмәк итәкләрен тарткалап төзәтенүен дә, киеменең тәненә сыланып, ыспайлык өстәп торуын да күздән ычкындырмаган булып чыкты. Т.Әйди |