ЫСПАЙЛА’У ф. 1) Ыспай итү, ыспай итеп бизәү, матурлау. Алар [ирләр] күңелле гөрләшеп, мич арасында бит-кулларын юып, чәчләрен ыспайлап тарап, туп-туры табын тирәсенә сырыштылар. А.Гыйләҗев

2) Пөхтә, җыйнак итү. Мин аларны бик ыспайлап юка итеп төреп куйдым. Г.Камал. Посылка эчендәге әманәтләр, ыспайлап, ак кәгазьгә төрелгән иде, борынга тәмле ис килеп бәрелде. Казан утлары

Ыспайлап бетерү Тулысынча, ахырга кадәр ыспайлау

Ыспайлап кую Алдан ук әзерләп ыспайлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә