ЫСПАЙЛАНУ ф. Матур киенү, ясану, бизәнү, көязләнү. Өс-баш та яхшы ук ыспайланган, урман һавасы да бик килешкән, ахрысы, яңаклары бодай кабартмасыдай күпереп, алсуланып тора. Г.Әпсәләмов

Ыспайлана бару Торган саен күбрәк ыспайлану

Ыспайлана төшү Бераз ыспайлану; тагын да ныграк ыспайлану. Мәсәлән, шәһәрләр төзү эшендә формаларның нечкәрә, пропорцияләрнең ыспайлана төшүе сизелә башлый. К.Гыйззәтов

Ыспайланып килү Акрынлап, аз-азлап ыспайлану. Шуңа күрә унсигез яшьтә генә дип тормады, хәтәр калкып, ыспайланып килгән Болгар каласына озатты аны [Ибраһимны] Мөхәммәт хан. В.Имамов

Ыспайланып китү Кинәт яки соңгы вакытта ыспайлану. Тузгыган бөдрәләрен рәткә китерде, шул ук тарагы белән сул колак турына каптырып куйды һәм сәхнәгә чыгып басарлык булып ыспайланып китте. М.Маликова. [Идегәй мирза] Җиңел, вак боҗралы көбә күлмәктән булгангамы, ул бүген яшәреп, ыспайланып киткәндәй күренә. Казан утлары

Ыспайланып тору Әле, хәзерге вакытта ыспайлану. Кыз беренче каттагы олы көзге каршында ыспайланып тора иде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә