ЫСПАЙ с. фар. 1. 1) Пөхтә, җыйнак, һәрнәрсәсе үз урынында, зәвыклы итеп эшләнгән. Җир йөзендә өч чабата бар: җәелгән мукшы чабатасы, тупас урыс чабатасы, ыспай татар чабатасы. А.Хәлим. Ыспай гына өй каршында Зөлмир тормозга басты, машина ишеген киң итеп ачып яңгыратып бакчада эшләп йөргән бер сеңелкәшкә эндәште. З.Мурсиев 2) Килешле киенгән; купшы, көяз. Бик тә ыспай кыяфәтле бер очучы белән күрше өстәлгә туры килделәр. В.Имамов. Ниһаять, бердән бер көнне теге ыспай егет белән якыннанрак танышырга җай чыкты. Г.Гыйльманов 2. рәв. мәгъ. Килештереп, көязләнеп; җыйнак, пөхтә итеп. Мөхәррир ханым гел генә пөхтә, ыспай киенә, ә бу яңа эшлекле костюмы бигрәк килешә иде үзенә. Д.Булатова. Мәктәп бакчасында малайларны ыспай киенгән, кулына папка тоткан урта яшьләрдәге ир-ат каршылады. А.Гыймадиев 3. и. мәгъ. Көяз, купшы кеше. Григорий Ялта – Симферополь юлын ике яктан да сырып алган милиция хезмәткәрләрен, штат киемендәге асаба ыспайларны күреп, аптырашта калды. А.Хәлим |