ЫСЛЫ с. 1) Ыс, төтен белән аралашкан, ыс сеңгән, ыс исе килеп торган. [Очкычларның] Икесе дә ут төргәгенә әверелделәр дә, зәңгәр күктә ыслы кара эз калдырып, түбәнгә ыргылдылар. X.Госман . Завод һәм фабрикаларның тәбәнәк кенә ыслы, корымлы корпуслары тезелеп киткән. Казан утлары

2) Ысланган, какланган. Ыслы чучка салолары төшләргә кереп йөдәтә. Х.Мөдәррисова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә