ЫСЛА’У II ф. 1) Ысс иткән тавыш чыгару. Мондый чакларда ата каз: «Артыгын кыланма, бик иркәләп, балаларны бозуың бар, тс-сс!» – дигәндәй, бер читтән карап, ыслап кисәтү ясый. Ф.Яруллин 2) күч. Иреннәрен кысып, сүзен теш арасыннан чыгарып, усал итеп сөйләү. Каты итеп, кайтарып сорамаслык итеп әйтте, теш арасыннан ыслап әйтте. М.Хәбибуллин Ыслап алу Кыска гына ыслау. Рәхим тынын кысып ыслап алды: – Фәтхи атсыз торыр ди... Ф.Сафин Ыслап кую Бер тапкыр ыслаган тавыш чыгару. Мәрьям иренең бу сүзләреннән ыслап куя. Ф.Яруллин Ыслап тору Әле, хәзерге вакытта ыслау. Үзе әнә форточкадан миңа карап ыслап тора, нидер әйтеп выжлап тора. Р.Фәйзуллин Ыслый башлау Ысларга тотыну. Әгәр елан сезне күреп, ыслый башласа, бу очракта кискен рәвештә хәрәкәт итмичә генә, кыргый хайван яныннан ераккарак китәргә кирәк. Сабантуй |