ЫСЛА’У I ф. 1) Төтенләү, ис чыгару. Мичтәге кисәүләр ыслый әле 2) Ыс белән өртү, томалау, каплау. Төтен-корым ыслаган тынчу шәһәр һавасына күнеккән үпкәләргә каен яфрагы белән җир җиләге исе кушылган татлы ис ят нәрсә иде. Н.Гыйматдинова. Гөрнәдирдәй егетләр, авыз читләренә сасы папирос кабып, дөньяны төтен белән ыслый иделәр. Ф.Яхин 3) Төтенгә тотып ыс сеңдерү, ыста элеп киптерү, каклау. Төлке агачка тавык суеп элгән дә, астына төтен салып, шуны ыслый, үзе агачка терәлеп утырган да китап укый икән. Әкият. Әсфәндияров куырган чучка балаларын, ул ыслаган балыкларны хәзер дә сагынып искә ала икән Сафуан Сабирович! А.Гыйләҗев 4) күч. Берәр идея, хис, фикер белән сугару, шуңа төрү. Унынчы елларда халык иҗаты әсәрләрен фальсификацияләп, милләтчелек сөреме белән ыслап, китап чыгаручылар да булды. М.Мәһдиев Ыслап кую Алдан ыслап әзер итү. Бик зур кунакларына чучка ыслап куюларын да белә. К.Тимбикова Ыслап тору Әле, хәзерге вакытта ыслау. Кам Аштабар, бер кулындагы төтен чыгарып, ыслап торган артышын селки-селки, Күзәмеш янына килеп, икенче кулындагы таягы белән астыртын гына аягына суга. А.Гадел Ыслый башлау Ысларга керешү. Балыгын да үзебезнең авылда ыслый башладылар. Ватаным Татарстан |