ЫСЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. ыслау I ( 2 – 4 мәгъ.). Үзем яраткач, боларны да затлы нигъмәтләр белән сыйлыйм әле дип, шулчаклы тәмле, майлары тамып торган ысланган балык куям өстәлгә. А.Хәсәнов

2) Ыс йогу, ыс исе сеңү. Кашаповның йөзе дә соры, күз кабаклары да, соры чәче дә төтеннән ысланган кебек иде. М.Галиев. Давыт зәңгәрләнеп-көмешләнеп торган даганы, бер чүпрәккә төреп, күмергә ысланып ялтыраган халатының ян кесәсенә төшереп җибәрде. Г.Гыйльманов

3) күч. Искелектән чыга алмау, чынбарлыктан артка калу; карашлар искерү. Кызны сатып алу? Бик кызык! Андый егет хәзер юк, кызый... Сезнең тормыш, картлар, ысланган, Калымы да шуңа охшаган. Ә.Ерикәй

Ысланып бетү Тәмам, бик нык ыслану. – Камерада да ысланып беттем инде, – дип төрттереп алды Хәбир. Н.Акмал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә