ЫС и. Янып бетмәгән кисәүдән яки майлы матдә янганда, нәрсә дә булса өткәндә яки көйгәндә чыккан төтен. Кире килгәндә – карлыган бакчасының зәңгәрсу очында хуш исле ыс, күңелгә якын бу аңкытып утырган мунча кырыеннан тыныч кына үтеп китә алмадым. А.Хәлим. Дала эченнән печән исе, чәчәк исе, кизәк исе, ыс исе килә. Р.Батулла ◊ Ыс җибәрү Котырту, коткы салу, тәшвиш кузгату. «Сәйлүн» кодалардан хатлар килә, Ыс җибәреп тора алар да. «Юк, мин әйтәм, мин бирешмим әле, Гел акылсыз түгел кодаң да». Ш.Маннур |