ЫРЫМЧЫ и. Борынгы ырымнарны белүче, аларны үтәүче кеше; күрәзәче. – Син минем белән ырымчы телендә сөйләшмә, туп-туры гына әйт: хәбәр-хәтер бармы? Н.Исәнбәт. Ни әйтә ала Сәлим хан имче, албасты, ырымчы, сихерче, әфсен укып, әле япь-яшь кыз сурәтенә, әле төлкегә, кирәк икән тычканга әверелә алган Чәчкә Анага? М.Хәбибуллин |