ЫРЫМЛА’У ф. 1) Төрле магик ырымнар ( 2, 3 мәгъ.) куллану, берәр максатка ирешү өчен, ырым белән эш итү. Җир-су ырымлап яңгыр теләүләр дә тукталды. К.Нәҗми. [Борынгы кешеләр] Табигать көчләрен сүз белән ырымлап, ялварып буйсындырып була дип уйлаганнар. Казан утлары

2) Ырым ( 4 мәгъ.) белән им-том итү, сихерләү. Халык арасында төп тәңре Ирсанның абруе шактый үсә, аңа җәйләүләрдән төркем-төркем халык килә, төп тәңре аларның авыруларын дәвалый, ырымлый, өшкерә, тылсымлы сүзләр өйрәтә. Казан утлары

Ырымлап кую Алдан ырымлау, ырымлаган хәлдә калдыру. Әмма минем кыланышлардан кара көйгән Хабра Шабра калтамны ырымлап куйган. Мәйдан

Ырымлап тору Һәрвакыт, гел ырымлау

Ырымлый башлау Ырымларга керешү. Начтый түти ниндидер кипкән үлән-чәчәк бәйләмен суга манчып, минем өстә җилпеп, ырымлый башлады. Туганайлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә