ЫРЫМ и. 1) Төрле ышанулар нигезендә барлыкка килгән, магик йогынты ясау көченә ия булган, борынгыдан килгән гореф-гадәт, йола. Ырым буенча, Арсланов ул әйберләрне – балдак һәм көмеш тәңкәләрне – биргән кешеләренә кайтарып тапшырырга тиеш. М.Яһудин. Элеккедән калган ырым буенча, ике бозауны өйгә бер ишектән кертергә ярамаган. Р.Зарипов 2) Киләчәктә булачак вакыйгаларга ишарә итә торган юрама. Шуның өстенә тагын бер начар билге, ырым килеп өстәлде. Юлга хәстәрләнеп беттек, чыгып утырабыз гына дигәндә, Мисхәт-Мишаның тормыш иптәше Әлфия ханым күңелсез хәбәр, тамгалы галәмәт алып килде. Т.Галиуллин 3) Кешеләргә, табигатькә йогынты ясый алырлык магик алымнар, чаралар; сихер, им-том. Бер ырым белән кешеләрнең һушларын ала алганнар, кул-аякларын буынсыз, хәлсез иткәннәр. Ф.Урманче 4) Магик йогынты ясау өчен әзерләнгән дару, дәвалау чарасы. Казан татарлары ислам дине кушкан гореф-гадәтләр һәм догалардан башка мәҗүсилектән калган ырым һәм им-томнар да ясыйлар. К.Насыйри. Бер карчыктан чүлмәк салдырды, бер хатыннан сылатты, күрше авылның керәшен хатыннан ырым ясатты. Г.Исхакый ◊ Ырымын белү Серен, хәйләсен, җаен, тәртибен белү (берәр эшнең). Абдрахман әкә! Син бер-бер ырымын беләсеңме шуның? Шамилнең исәнлеген өзеп кенә әйтә алмассыңмы? Казан утлары |