ЫРЫЛДАШУ ф. 1) урт. юн. к. ырылдау. Юлбарыслар, ырылдашып, Яуга килеп кергәннәр. Килүгә үк, җәнлекләрнең Өстенә сикергәннәр. Р.Вәлиева

2) күч. гади с. Талашу, кычкырышу. Алар тагы ырылдашып, гаугалашып китә яздылар. Х.Камалов

Ырылдаша башлау Ырылдашырга тотыну. Моңарчы елмаешып кына торган дус, туган, күршеләр дә бер-берсенә теш ялтыратып, ырылдаша башлар. Безнең гәҗит

Ырылдашып тору Әле, хәзерге вакытта ырылдашу. Исхак зәһәр рәвештә кычкырып көлеп җибәрде: – Сүз әрәм итеп, синең белән ырылдашып торганчы... С.Рәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә