ЫРЫЛДА’У ф. 1) Бугаздан янаулы, түбән тонлы ырр дигән тавыш чыгару. Рекс үрсәләнеп өрә, чиный, ырылдый. З.Мәхмүди. Тегенең [этнең] һаман ярсуы бетмәгән, тешләрен ыржайтып, бүреләр качкан якка карап ырылдый. Д.Бүләков 2) күч. гади с. Усал җикеренү, кемнедер тиргәү, сүгү. Үземә ялгыш кына кыек сүз әйтеп карасыннар, хәзер ырылдап ябышам. А.Гыйләҗев. Мурзаевның аларга иярергә теләвен күргәч, карсак кына бер малай, артка таба төкереп: – Якын килмә, сасык! – дип ырылдый. А.Тимергалин Ырылдап алу Аз һәм кыска гына ырылдау. Сарбай сыртын кабартты, Зу-ур тешләрен ыржайтты. – Ыр-р-р! – дип ырылдап алды, Актүш боегып калды... Р.Вәлиева. Төлке ырылдап алды һәм теләр-теләмәс кенә урманга кереп шылды. Т.Нәбиуллин Ырылдап җибәрү Кинәт ырылдарга тотыну. Арыслан, үрелеп карауга, кое төбендәге суда үз шәүләсен күреп ырылдап җибәргән. Р.Вәлиев Ырылдап кую Бер тапкыр ырылдау. Арыслан ярсуын көчкә тыеп ырылдап куйган: – Кайда ул тел бистәсе? Р.Вәлиев. Аккүз кеше кебек ыңгырашып, ырылдап куйды. Г.Гыйльманов Ырылдап тору Әле, хәзерге вакытта ырылдау. Кешеләр якынлашкач, бүре, тешләрен ыржайтып, бераз ырылдап торды да агачлар арасына кереп югалды. Г.Әпсәләмов Ырылдый башлау Ырылдарга тотыну. [Маэмай] Ят кеше күрү белән, ямьсез ырылдый башлый. А.Хәсәнов Ырылдый бирү Ырылдавын һаман дәвам итү. Картның сөйләшүеннән үзләренә нәрсә эшләргә кирәклекне аңлап алган ике зур ала эт, ырылдый биреп, капка төбендә торып калды. З.Зәйнуллин |